Финансистлар көне

Финансистлар көне (рус. День финансиста) — Россиядә 2011 елның 8 сентябреннән башлап ел саен билгеләп үтелә торган рәсми һөнәри бәйрәм[1][2].

Бәйрәм чараларын даими оештыра торган иҗтимагый оешмалар — Россия банкы һәм Россия Федерациясе финанс министрлыгы карамагындагы «Финансистлар гильдиясе» һәм «„САПФИР“ финанс базары профессионаллары бергәлеге» ассоциациясе. 2012 елдан бәйрәмнең Оештыру комитетын Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов җитәкли[3].

Элегрәк бу көнне бәйрәм 1802 елның 8 сентябрендә император Александр I манифесты нигезендә Россия Федерациясе финанс министрлыгы оешу уңаеннан рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең рәсми программасы

Программа эшлекле һәм мәдәни чаралардан гыйбарәт, алар арасында түбәндәгеләрне аерып күрсәтергә мөмкин:

«Репутация» Бөтенроссия финансистлары премиясе — 2010 елдан башлап Россия финанс системасын үстерүгә өлеш керткән өчен финансистларга тапшырыла торган кредитлау, финанслау һәм иминиятләштерү өлкәсендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе. Бүләк Сергей Юрий улы Глазьев, Герман Оскар улы Греф, Алла Георгий кызы Грязнова, Евгений Григорий улы Ясин һәм башкаларга тапшырыла.

«Уку йортларында финанс белеме көннәре» Бөтенроссия программасы[4] — 2011 елдан бирле үткәрелә торган даими чара. Программа кысаларында финанс системасының тәҗрибәле хезмәткәрләре бөтен Россия буенча мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен финанс белеме темасына ачык дәресләр үткәрә. Оештыручылар мәгълүматлары буенча, 2015 елның июленә программада Россия Федерациясенең 83 төбәгендә ярты миллионнан күбрәк укучы катнаша[5].

«Ел хатын-кыз финансчысы» интеллектуаль мәдәни-эшлекле бәйге — 2011 елдан башлап Россия финанс өлкәсендә эшләүче гүзәл затлар өчен ел саен уздырыла торган бәйге. 2015 елдан сайлап алу этаплары Россиянең федераль округларында уздырыла.

Хакимиятнең аерым органнарының финанс-икътисад бүлекчәләре хезмәткәрләре көннәре

Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгының 2000 елның 22 апрелендәге боерыгы белән «Россия эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр һәм эчке гаскәрләре органнарының финанс һәм тикшерү-ревизия хезмәтләре көне» билгеләнә һәм ул 6 июльдә үткәрелә. 1918 елның 6 июлендә V Советлар съездында Эчке эшләр халык комиссары Петровский Совет Социалистик Республикалар Берлеге Эчке эшләр халык комиссариаты финанс бүлегенең төзелеше һәм вазифалары турында чыгыш ясый[6], шушы вакыйгага бәйле истәлекле көннең датасы сайлана. Эчке эшләр министрлыгының 2008 елның 1 июлендәге 565 нче номерлы боерыгы белән бәйрәмнең атамасы «Россия Эчке эшләр министрлыгының финанс хезмәте көне» буларак үзгәртелә[7].

6 июль Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директорының 2017 елның 8 ноябрендәге боерыгы нигезендә «Финанс-икътисад хезмәте бүлекчәләрен төзү көне» буларак билгеләнә[8].

2015 елның 24 августында Россия Федерациясе Президенты Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә «Финанс-икътисад хезмәте көне» турындагы фәрман имзалый, истәлекле көн 22 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм көне 1918 елның 22 октябреннән Революцион хәрби совет карамагында финанс бүлеге ачылу турында нигезләмә игълан ителү уңаеннан куела[9].

Башка илләрдә

Финансчылар көненә охшаш бәйрәмнәр башка илләрдә дә билгеләп үтелә:

  • Белоруссиядә ил башлыгының 1998 елның 26 мартындагы фәрманы белән «Банк һәм финанс хезмәткәрләре көне» билгеләнә, ул гыйнварның беренче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Дата Белоруссиядә Дәүләт банкының офисы ачылу хөрмәтенә сайлана, ул 1922 елның 3 гыйнварында эшли башлый[10]. Беларусь Республикасы оборона министры 2001 елның 14 июнендә «Беларусь Республикасы Кораллы Көчләренең финанс хезмәтен булдыру көне» турында боерык чыгара. 1921 елның 18 июнендә Көнбатыш фронт командующиеның боерыгы нигезендә фронтның финанс идарәсе төзелә[11], документка ярашлы бәйрәм көне 18 июньдә билгеләп үтелә.
  • Казакъстанда Президентның 1998 елның 20 гыйнвары фәрманы белән 15 ноябрьдә билгеләп үтелә торган «Тәңкә көне» билгеләнә. Милли валюта 1993 елның 15 ноябрендә кертелә. 2011 елның 20 ноябрендәге фәрман белән бәйрәмнең яңа исеме — «Милли валюта — тәңкә көне, Казакъстан Республикасы финанс тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме» барлыкка килә[12].
  • Кыргызстанда 1998 елның 8 ноябрендәге Хөкүмәт карары нигезендә «Кыргыз Республикасының финанс-икътисад хезмәткәрләре көне» оеша, 10 декабрьдә билгеләп үтелә[13]. 2001 елда бәйрәмнең атамасы «Кыргыз Республикасының финанс һәм икътисад хезмәткәрләре көне» дип үзгәртелә һәм бу көн ноябрьнең соңгы якшәмбесендә[14], 2003 елдан 7 июньдә бәйрәм ителә[15].
  • Сербиядә хәрби бәйрәмнәрнең берсе — «Финанс хезмәте көне» (серб. Дан финансијске службе), үткәрү көне — 8 ноябрь. Дата 1944 елда Халык оборонасы советы карамагында финанс бүлеге оешу датасы белән бәйле[16].
  • Украинада 1999 елда Оборона министры боерыгы белән «Хәрби финансчылар көне» билгеләнә, 29 октябрьдә билгеләп үтелә. Дата 1991 елның 29 октябрендә Украина Оборона министрлыгы Финанс идарәсе оешу хөрмәтенә куела[17].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Дмитрий Медведев. Указом № 1101 Президента России установлен День финансиста (19 августа 2011). Дата обращения: 8 сентября 2012. Архивировано 30 октября 2012 года
  2. Медведев подарил финансистам праздник. Lenta.ru (9 августа 2011). Дата обращения: 8 сентября 2012.
  3. День финансиста в России будут отмечать несколько дней. Lenta.ru (6 сентября 2012). Дата обращения: 8 сентября 2012.
  4. День финансиста совпадает с Международным днём грамотности, установленным ЮНЕСКО.
  5. Каждый финансист обязан, каждое учебное заведение может! finday.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2016.
  6. Приказ МВД России от 22 апреля 2000 года № 421
  7. Об объявлении Дня финансовой службы МВД России от 01 июля 2008 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru.
  8. Loading... documentbase.net.
  9. Указ Президента РФ от 24 августа 2015 № 437
  10. [www.calend.ru/holidays/0/0/221/ День финансовых и банковских работников в Беларуси], calend.ru
  11. Военных финансистов — с праздником! Архивная копия от 4 ноябрь 2016 на Wayback Machine, Белорусская военная газета
  12. О профессиональных и иных праздниках в Республике Казахстан - ИПС «Әділет«. adilet.zan.kz.
  13. Постановление Правительства Киргызской Республики от 3 ноября 1998 года № 716
  14. Постановление Правительства Киргызской Республики от 16 апреля 2003 года № 219
  15. Постановление Правительства Киргызской Республики от 8 ноября 2001 года № 698
  16. Војни празници, Сайт Армии Сербии Калып:Sr icon
  17. 29 октября — День военного финансиста, Ліга. Новости

Тема буенча өстәмә