Иске таш мәчет

Sight symbol black.svg  федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле

Иске таш мәчет (Тугызынчы җәмигъ мәчете, Яңа Бистә мәчете; рус. Мечеть Иске-Таш) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе, федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[1]. Яңа Татар бистәсендә, шәһәрнең аскы өлешенең көньяк-көнбатыш ягында, Иделнең сул ярыннан ерак түгел урнашкан.

Тарих

Иске таш мәчете беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмишев иганәсенә гамәлгә куела, 1802 елда төзелеш эшләре тәмамлана[1]. Риваятьләр буенча, Иске таш мәчете 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаган мөселман яугирләре җирләнгән туганнар каберлеге урынында төзелә[2]. Кабер зур Иске таш белән билгеләнгән булган. Истәлекләр буенча, әлеге каберлек шәһәрне Емельян Пугачёв камап алган вакытта һәлак булган татарлар җирләнгән урын булырга мөмкин. Шулай ук бу корылманы төзегәндә яулап алучылар тарафыннан җимерелгән борынгы Казан мәчете хәрабәләреннән алынган ташлар кулланылган дигән версия дә бар[3].

1830 елда Александр Шмидт проекты буенча төзекләндерелә. Мәчет Яңа Татар бистәсенең иҗтимагый үзәге булып тора.

Мәчет 1930 ел ахырында Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Үзәк Башкарма комитеты карары нигезендә ябыла. Гыйбадәт йорты бинасы совет чорында мәктәп, мех фабрикасы келәте, сырхауханә, сәнгать мәктәбе буларак файдаланылган.

1994 елда мәчет дин тотучыларга кире кайтарыла.

Төзекләндерү

Мәчеттә комплекслы фәнни реставрация «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында 2021 елдан 2024 елга кадәр үткәрелә[4][5]. Эшләр барышында эчке бүлгәләрне сүтү, беренче каттагы грунтны алу, нигезләргә гидроизоляция ясау һәм идәннәр җәю, кирпеч диварларны инъекцияләү һәм реставрацияләү, нигез астындагы грунтны ныгыту эшләре башкарыла. Шулай ук манара, түбә, фасадлар, инженерлык челтәрләре комплекслы реставрацияләнә, агач һәм металл баскычлар яңадан торгызыла, балта остасы эшләнмәләре (тәрәзәләр һәм ишекләр) ясалып урнаштырыла, интерьерлар (түшәмнәр, идәннәр, диварлар, әвәләп ясалган бизәкләр) яңартыла. Моннан тыш, заманча яктырту җиһазлары, видеокүзәтү системалары, сантехника, җылыту, вентиляция һәм башка инженерлык системалары монтажлана[4][5]. Мәчеттән ерак түгел аерым мәдрәсә һәм хәләл кафе төзелә[1].

2023 елның июлендә, Казан Башкарма комитеты карамагындагы Җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе тәкъдиме буенча һәм иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре нигезендә, Казан хакимияте мәчеткә Мехчылар (Меховщиков) урамындагы 2152 м² мәйданлы җир кишәрлеген файдалануга тапшыра[6].

Реставрация эшләре 2024 елның августында тәмамлана[4]. Мәчет эшләп торучы дини корылма һәм федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора[7][8].

Архитектура

Фасадлары классицизм стиленә ярашлы төзелә, стиль кырыслыгы өч яруслы манара белән ассызыклана[2].

Мәчет турыпочмаклы формада, тышкы диварлары кирпечтән эшләнгән, штукатурланган һәм ак төскә буялган, вальма түбәле, бизәү элементлары — батынкы йөзлекләр. Бина ике катлы, ике намаз уку залы бар, манарасы ике кыеклы түбә уртасына урнаштырылган. Манараның тәрәзәләре көймәләп эшләнгән һәм кәрнизләр белән бүлгәләнгән. Түбәнге турыпочмаклы яруста түгәрәк яктылык уемнары бар. Манарасы чатыр белән төгәлләнә, очына ай куелган[9]. Манараның биеклеге — 26 м[10]. Манараның формасы Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләрендәге манаралар стиленә охшаш.

Гыйбадәт йортының көньяк өлешендә турыпочмаклы михраб  [рус.] чыгып тора[9].

Мәчетнең эчке ягы һәм тышкы төзелеше минимализм стиленә нигезләнеп эшләнгән. Диварларында һәм түшәмнәрендә бизәкләр сирәк. Мәчетнең эчке заллары парлы турыпочмаклы тәрәзәләр белән яктыртыла. Иске таш мәчете гади торак йортка охшаган.

Мәчеткә бинаның төньяк өлешеннән керергә мөмкин. Керү урынында, уң якта, икенче катка менү өчен баскыч ясалган. Намаз уку заллары гыйбадәт йортының икенче, техник, хезмәт бүлмәләре һәм келәт беренче катта урнашкан. Мәчет уртасында корылма төзелгән, ул бинаның эчке бүлмәләре күләменең зур өлешен били һәм манараның нигезе булып тора. Корылма эчендә манарага илтә торган кечкенә баскыч урнаштырылган.

undefined

Имамнар

  • Шәмсетдин ахун Мөхәммәтшәриф (1792 елда вафат булган). Имам Дагыстанда белем алган, ислам һәм Идел буе Болгары тарихын өйрәнгән. Ул архив документларында 1770 елда мәчеттә эшләгән Шәмсетдин Абдрәшитов буларак теркәлгән дигән фаразлар бар. Әмма таш мәчетнең беренче мулласы — Бохарада атаклы төркмән мөдәррисе Ниязколыйда укыган Фазыл Сәйфетдинов (1812 елда вафат булган). Казан мөселманнары имамны Фазыли хәзрәт дип йөрткәннәр[3].
  • 1813 елда — Әмирхан бин Габделманнан (1828 елда вафат)[2];
  • Мөхәммәтвафа (1848 елда вафат; Фазыл Сайфетдинов улы)[2];
  • 1838—1947 елларда Баймурат Мөхәррәмов мәчеттә имам булып эшли[2];
  • Хөсәен (1816—1893; Әмирхан бин Габделманнан улы, 1848 елның 12 маендагы 7798 санлы карар нигезендә билгеләнә)[3].
  • 1889 елда Хөсәен Әмирхан имам вазифасыннан китә, шул вакыттан 1917 елгы инкыйлабка кадәр мәчет имамнары булып аның уллары — Мөхәммәтназыйп (1859—1921) һәм Мөхәммәтзариф Әмирхановлар (1853—1921) тора[3].
  • 1893 елда мәчетнең мулласы итеп Мөхәммәтсадыйк Шаһиәхмәт улы Иманколов (1870—1932) билгеләнә[2].
  • Надир Шәйморатов;
  • Рамил Юныс (2018 елдан)[11].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Казанда XIX гасырда төзелгән Иске таш мәчетен реставрациялиләр. Татар-информ, 17.04.2023
  2. 1 2 3 4 5 6 История мечети Иске таш (рус.). tatobzor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2025. [Тикшерелгән 22 апрель 2025]
  3. 1 2 3 4 Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Казанская мечеть «Иске таш»: легенды о «старом камне» и анархия с массовыми драками (рус.). «Реальное время» ― интернет-газета. realnoevremya.ru (24 ноябрь 2020). [Тикшерелгән 22 апрель 2025].
  4. 1 2 3 В мечети «Иске Таш» в Казани завершена реставрация (рус.). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (25 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
  5. 1 2 В Казани завершена реставрация мечети «Иске Таш» (рус.). trt-tv.ru (25 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
  6. Казан хакимияте «Иске таш» мәчетенә 2,1 мең квадрат метр мәйданлы җир бирде. Татар-информ, 13.07.2023
  7. Возрождение мечети: казанской «Иске Таш» вернут исторический облик (рус.). Всемирный конгресс татар (13 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
  8. 220-летний минарет и уникальные находки: в Казани реставрируют мечеть Иске Таш XIX века (рус.). Татар-информ (25 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
  9. 1 2 Казань в памятниках истории и культуры.
  10. Наталья Рыбакова. 220-летний минарет и уникальные находки: в Казани реставрируют мечеть Иске таш XIX века (рус.). www.tatar-inform.ru (17 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2025. [Тикшерелгән 22 апрель 2025]
  11. Рамиль хазрат Юнусов (рус.). Halalguide.me. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.

Әдәбият

  1. Казань в памятниках истории и культуры. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1982. — С. 215.
  2. Сегрей Саначин. Выявление местоположений мечетей Казани елизаветинского времени (40-50-ее гг. XVIII в.) // Мечети в духовной культуре татарского народа (XVIII в. — 1917 г.). Материалы Всероссийской научно-практической конференции (25.04.2006 г., г. Казань). — Казань: Институт истории АН РТ, 2006. — 312 с.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә