Зәңгәр мәчет

Sight symbol black.svg  республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле

Зәңгәр мәчет (Дүртенче җәмигъ мәчете, рус. Голубая мечеть) — Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан мәчет, татар дини архитектурасы һәйкәле. Атамасын дивары төсеннән алган. 1815—1819 елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт Аитов-Заманов акчасына классицизм стилендә төзелгән. Түбәсендә өч яруслы манарасы булган ике катлы, ике заллы җәмигъ мәчете. Бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора[1].

Мәчет тарихы

Мәхәлләнең барлыкка килүе XVIII гасырның соңгы чирегенә (кайбер мәгълүматлар буенча, 1778 елга) карый, бу вакытта әлеге урында шәһәрдәге дүртенче агач мәчет төзелгән була. Иске Татар бистәсенең бу өлешендә ярлы мөселманнар яши, шуңа күрә җәмәгатькә «коллар мәхәлләсе» дигән рәсми булмаган исем тагыла[2][3].

1815—1819 елларда иске агач мәчетне Суыксу авылына күчерәләр, ә аның урынында сәүдәгәр Әхмәт Исхак улы Аитов-Заманов акчасына кирпеч бина төзелә башлый[4]. Диварларының үзенчәлекле төсе аркасында, мәчеткә Зәңгәр мәчет исеме ныгып кала[2].

1864 елда беренче гильдия сәүдәгәре Г. Б. Мөстәкыймов, үзенең җир кишәрлеген иганә итеп, мәчетне көньяк юнәлештә киңәйтә һәм аның тирәсенә архитектор П. И. Романов проекты буенча койма төзетә[1]. 1907 елда сәүдәгәр Г. А. Ишморатов бинаның михраб өлешен зурайта, шулай ук мәчетнең келәтен киңәйтә. Көньяк фасадына ике катлы янкорма өстәлә, һәм бина Т-сыман форма ала[4][1].

Дүртенче мәхәллә мәчете 1932 елның 10 мартындагы ТатЦИК карары белән ябыла. 1930 нчы елларда манарасы сүтелә. Совет чорында бина торак йорт буларак файдаланыла. 1993 елдан мәчет яңадан үз вазифасында кулланыла башлый. Манарасы 2009 елда торгызыла[5].

2023 елда мәчетнең түбәсен яңарту эшләре үткәрелә[6][7]. 2025 елның августында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Халидия» мәдрәсәсе бинасын, киңкүләмле реставрация эшләре башлау өчен, 50 елга Зәңгәр мәчеткә файдалануга тапшыруы турында белдерә[8][9].

2026 елгы торыш буенча Зәңгәр мәчет гамәлдә. Мәчеттә барлык кирәкле дини йолалар үткәрелә, ислам нигезләре буенча курслар оештырылган. Мәчет каршында мәдрәсә эшли[10].

Архитектурасы

Башта мәчет түбәсенең уртасында манарасы булган ике катлы, ике заллы бинадан гыйбарәт була. Архитектура стиле — катгый классицизм[4]. Буй фасадларындагы өч тәрәзәле дүрт пилястрлы портиклар сакланмаган зур ярымтүгәрәк тәрәзәле өчпочмаклы фронтоннар белән тәмамланган. Беренче катта, зал астында, тәресыман гөмбәз белән капланган склад бинасы урнашкан була[1].

1864 һәм 1907 еллардагы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә мәчетнең башлангыч күләме киңәйтелә. XX гасыр башындагы янкорма башлангыч күләм белән бер биеклектә һәм шундый ук бизәлештә була. Өскә таба нечкәрә баручы өч яруслы сигез кырлы манара заллар арасындагы калын аркылы диварга таяна. Дивар эчендә манарага менү баскычы урнаша, манара үзе сигез кырлы чатыр белән тәмамлана. Мәчеткә керү урыны төньяк якта урнашкан. Зур булмаган турыпочмаклы тәрәзәләр белән яктыртылган беренче каттагы бүлмәләр хуҗалык-склад максатларында кулланыла. Вестибюльнең уң ягындагы баскычтан анфилада булып тоташкан залларга — икенче катка менәргә мөмкин[1].

Мәхәллә тарихы

undefined

Дүртенче җәмигъ (Зәңгәр) мәчете имамнары тарихы ике династия — Рахманколовлар һәм Халитовлар белән тыгыз бәйләнгән. Беренче вәгазьчеләрнең берсе — Каргалы мәдрәсәсен тәмамлаган Габденнасыйр Рахманколов була. 1825 елда ул Казанга килә һәм Дүртенче мәчет каршында имам-хатыйб һәм мөдәррис вазифаларын үти. Ул мәчетнең мәдрәсәсенә нигез сала (хәзерге «Халидия» мәдрәсәсе). Сәүдәгәр Арсаевлар аның өчен аерым бина төзиләр[2].

Габденнасыйр 1835 елда вафат булгач, аның энесе Хәбибулла Рахманколов имам була. 1850 елда аны Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган Хәммәд Халитов алыштыра. 1864 елда Халитов вафат булгач, аның урынын яңадан Рахманколов — Гыясетдин Хәбибулла улы ала. 1870 елда ул вафат була, һәм имам вазифасына Мөхәммәтзакир Хәммәд улы Халитов раслана. 1894 елда имам урынын аның улы Ибраһим Халитов ала. Мөхәммәтзакир да, Ибраһим да «Бохара» мәктәбе тарафдарлары булалар[2].

Мәчет мәхәлләсе шактый күпсанлы. 1916 елда анда 792 ир-ат һәм 814 хатын-кыз, 82 йорт хуҗасы яшәгән. XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында элек ярлы булган җәмәгатьтә эре эшкуарлар һәм химаячеләр (меценатлар) барлыкка килә. 1 нче гильдия сәүдәгәрләре Мөстәкыймовлар гаиләсен аерып күрсәтергә мөмкин. Династиягә нигез салучы Габделманнан Биккенә улы озак еллар мәчетнең попечителе булып тора. XIX гасыр азагында мәчетне карауны, җәмәгатькә яңа мәдрәсә бинасы иганә иткән Айтугановлар үз өсләренә алалар. Әмма соңрак мәхәллә турында кайгырту сәүдәгәр һәм сәнәгатьче Габдрахман Әхмәт улы Ишморатов җаваплылыгында була[2].

Мәчет имамнары

  • Габденнасыйр Рахманколов (1819—1835)[2];
  • Хәбибулла Рахманколов (1835—1850);
  • Хәммәд Халитов (1850—1864);
  • Гыясетдин Хәбибулла улы Рахманколов (1864—1870);
  • Мөхәммәтзакир Хәммәд улы Халитов (1870—1894)[4];
  • Ибраһим Халитов (1894—1932)[2];
  • Мансур хәзрәт Җәләлетдин (1994—1995);
  • Булат Мөбарәков (2021 елга кадәр);
  • Камил хәзрәт Сәмигуллин (2021—2022);
  • Нурислам хәзрәт Вәлиулла (2022 елдан)[11];
  • Рушан Камил улы Садретдинов (2025 елдан).

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Здание голубой мечети. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 Казанская мечеть цвета неба в «общине рабов». Реальное время (4 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 5 апрель 2023 года.
  3. Голубая мечеть. Официальный портал Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  4. 1 2 3 4 Голубая мечеть (Зәңгәр мәчет). Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  5. Голубая мечеть. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  6. За прошедшие 5 лет на 10 мусульманских объектах проведена реставрация. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  7. В Татарстане за 5 лет на реставрацию 10 мечетей и медресе потратили 2,2 млрд рублей. Коммерсантъ (25 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  8. В Казани началась реставрация исторического медресе «Халидия». Исламский портал (8 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  9. Старинную медресе отреставрируют в Казани. Аргументы и факты — Казань (2 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  10. Медресе при мечети «Зангар» в г. Казань. Официальный сайт мечети Зангар. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
  11. Ярхамов, Ильнур. «Будем стараться, чтобы мусульмане, полюбившие мечеть «Зәңгәр», не забывали путь к ней» 02/05/2022 – (2022-05-02). 6 апрель 2026 тикшерелде.

Әдәбият

  • Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Исторические мечети Казани. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 191 с.
  • Халитов Н. Х. Архитектура мечетей Казани. — Казань, 1982.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә