Корбан бәйрәме
Корбан бәйрәме (яки Корбан гаете, гайде корбан — фар. عید قربان ‘әйд-е қорбан[1], Гайд әл-Әдха[2] — гарәп. عيد الأضحى ‘ид әл-’әзха) — Ислам тәкъвимендәге ике төп көннең берсе. Бу бәйрәм Ураза гаетеннән 70 көн узгач билгеләп үтелә һәм хаҗның тәмамлануын аңлата[3]. Ай елы кояш елыннан кыскарак булганга, датасы ел саен якынча 10-11 көнгә алга күчә. 2026 елда бәйрәм 26 май кичендә башлана, аның төп көне 27 майга туры килә[4].
Килеп чыгышы
Корбан бәйрәме Ибраһим пәйгамбәр вакыйгасына нигезләнгән[5]. Коръән буенча, аның төшенә Җәбраил фәрештә кереп, Аллаһының әмерен җиткерә: үз улын корбан итәргә. Китапта баланың исеме аталмый, ләкин мөселман риваятендә (Сөннәттә) сүз аның олы улы Исмәгыйль хакында бара[6].
Ибраһим ризалаша. Ул Мина үзәнлегенә (соңрак шул урында Мәккә шәһәре төзелә) юлга чыга һәм корбан чалырга әзерләнә башлый. Исмәгыйль, атасының ниятен белгәч, каршы килми, киресенчә, буйсына[7]. Корбан чалырга санаулы минутлар калганда, Аллаһның кодрәте белән пычак кисми башлый, һәм малай урынына корбанлыкка бер тәкә китерелә. Тугрылыгы өчен Аллаһы Тәгалә Ибраһимгә тагын бер ул — Исхакны (Библиядә Исхак турында язылган) бүләк итә.
Яһүдләр һәм христианнарда (Тәүрат буенча) корбан ителәсе бала дип Ибраһимнең Сарадан туган кече улын, Исхакны, саныйлар. Исламда исә Һаҗәрдән туган Исмәгыйльнең олырак булуын әйтәләр. Корбан бәйрәме нәкъ менә шул вакыйганың исламча аңлатмасына нигезләнгән.
Атамасы
Бу бәйрәм, телгә һәм мәдәнияткә карап, төрле исемнәр белән билгеле.
Гарәп атамасы
Гайд әл-Әдха (гарәп. عيد الأضحى ‘Īd ’al-’Aḍḥā), турыдан-туры мәгънәсе — «Корбан чалу бәйрәме»[8].
Төрки һәм башка атамалары
Төрки һәм башка ислам мәдәниятләрендә ул «Корбан бәйрәме» дип атала.
Кайбер төрки телләрдә «гает» сүзе кулланыла (мәсәлән, Kurban Ait)[10].
Руслар традициясендә кулланылышы
Рус телендә бу атама тарихи яктан ныгыган (иң беренче искә алынуларның берсе — сәяхәтче Афанасий Никитинда: «курбанть-багрямъ»[11]). Соңгы унъеллыкларда шулай ук гарәп теленнән турыдан-туры транслитерация, Гайд әл-Әдха, кулланыла[12].
Ислам традициясендәге мәгънәсе
Мөселман традициясендә кешенең Аллаһы Тәгаләгә рухи якынлашуына ярдәм итә торган барлык нәрсә корбан дип атала[13]. Бу көнне корбан чалу, корбанның үзеннән бигрәк, Аллаһка рухи мөрәҗәгать итүне, аның ихтыярына буйсынуны һәм мохтаҗлар белән нигъмәтләрне уртаклашырга әзер булуны күздә тоткан символик гамәл булып тора[14].
Дини контекст
Корбан бәйрәме хаҗның, ягъни Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарына зыярәт кылуның, төп этабы тәмамлануын билгели. Бәйрәм көннәрендә төп йолалар түбәндәгеләрдән гыйбарәт[15]:
- Гарәфә көне (зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне): Бу көнне барлык хаҗилар Гарәфә тавында вәкъфә кылу (басып тору) өчен җыела, бу — хаҗның төп һәм мәҗбүри йоласы. Хаҗ кылмаучы мөселманнар өчен бу — мөстәхәб (теләп тотыла торган) ураза көне: риваять буенча, ул ике еллык гөнаһларны ярлыкый[16].
- Җәмәратка таш ату (рәми): Йола Мина үзәнлегендә уза. Хаҗилар, символик рәвештә шайтанны куып, өч махсус баганага (җәмәратка) 7 яки аннан да күбрәк таш аталар[17].
- Тәваф (Кәгъбә тирәли әйләнү): Хаҗның кульминациясе — Мәккәдәге Хәрам мәчетендә (Мәсҗидел-Хәрам) Кәгъбәне җиде тапкыр әйләнеп чыгудан гыйбарәт. Бу йола һәр хаҗи өчен фарыз (мәҗбүри) санала[18].
Мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле гамәл) яки мөстәхәб (хуп күрелгән гамәл) санала, бу исә Корбан бәйрәмен бөтендөнья өммәте өчен уртак бәйрәмгә әйләндерә.
Гореф-гадәтләр
Гает намазы һәм хөтбә
Бу көннең иртәсе җәмәгать намазыннан башлана. Мөселманнар госел коеналар, чиста киемнәрен кияләр һәм, мөмкин булса, хушбуйлар сөртенәләр. Намаз алдыннан бернәрсә дә ашамау хәерле.
- Намаз: Мәчеттә яки махсус билгеләнгән ачык мәйданда укыла.
- Хөтбә: Намаздан соң имам бәйрәм хөтбәсен укый. Ул Аллаһыны һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне олылаудан башлана, аннары бәйрәмнең килеп чыгу тарихын, корбан чалу йоласының әһәмиятен һәм Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның мөһимлеген аңлата[19].
- Тәкбир: Мәчеткә барганда һәм намаз вакытында дин тотучылар күп тапкырлар махсус бәйрәм тәкбирен, Аллаһыны олылау сүзләрен, әйтәләр[20].
Корбан чалу
Төп йола намаздан соң ук башлана. Корбанга түбәндәге хайваннар туры килә:
- сарыклар һәм кәҗәләр (алты-җиде айлыктан бер яшькә кадәрге);
- сыерлар (ике яшьтән);
- дөяләр (биш яшьтән)[21].
Хайваннар сәламәт, симез, ачыктан-ачык кимчелексез булырга тиеш: авыру, аксак, сукыр яки ябык малны корбанга чалу тыела[22].
Пәйгамбәр сөннәте буенча, корбан итен өч өлешкә бүләләр[23]:
- берсен гаиләгә калдыралар;
- икенчесен туганнарга һәм күршеләргә бирәләр;
- өченчесен фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга өләшәләр (сәдака).
Корбанлыкның итен, тиресен яки башка өлешләрен сату тыела — бу бәйрәм рухына каршы килә. Малны чалышырга булышкан кешегә ит белән түләү дә тыела: хезмәт хакы аерым бирелергә тиеш. Бу кагыйдәләрнең барысы да ислам хокукында (фикъһта) җентекләп язылган һәм иң абруйлы хәдисләр җыентыкларына — «Сәхих әл-Бохари» һәм «Сәхих Мөслим»гә нигезләнә[24].
Кайбер илләрдә корбан чалу процессы дәүләт тарафыннан көйләнә: ветеринария һәм санитария нормалары гамәлдә, малны фәкать махсус мәйданчыкларда яки лицензияле сугымлыкларда гына чалырга рөхсәт ителә (мондый тәҗрибә Россия, Төркия, Азәрбайҗанда бар).
Бәйрәм итү һәм көнкүреш традицияләре
Корбан чалганнан соң гаилә һәм кунаклар бәйрәм өстәле янына җыелалар. Һәрбер милли аш-суда үзенең итле ризыклары бар. Бу көнне матур киемнәр кию, бүләкләр алмашу, туганнарның һәм дусларның хәлләрен белергә йөрү гадәткә кергән.
Мохтаҗларга аерым игътибар бирелә: ятимнәргә, тол хатыннарга, фәкыйрь күршеләргә ит яки аны сатып алыр өчен акча өләшәләр. Күп кенә йортларда өстәл түрендә гаилә башлыгы да, чакырылган имам да утырырга мөмкин.
Даталар һәм тәкъвим
Ай тәкъвименең үзенчәлекләре
Ислам тәкъвиме айга нигезләнгәнгә күрә (354 көн, бу кояш тәкъвименнән 11 көнгә кыскарак), Корбан бәйрәменең датасы ел саен алмашынып тора. Ул һәрвакыт Ураза бәйрәменнән соң ике ай узгач, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә[25][13].
Бәйрәм датасын билгеләү
Бәйрәм итүнең конкрет датасы яңа ай күренүгә һәм җирле гореф-гадәтләргә бәйле.
- Айны күзәтү: Ислам календаре яңа айның күренүенә нигезләнгәнлектән, күпчелек илләр Согуд Гарәбстаны Югары мәхкәмәсе билгеләгән датага таяна. Бу карар Зөлхиҗҗә ае җиткәнче, күктә айның күренү-күренмәвенә карап кабул ителә. Башка илләрнең Согуд Гарәбстанына иярүе исламның төп изге урыннарының һәм хаҗ гыйбадәтенең нәкъ менә шул дәүләттә булуы белән аңлатыла[26].
- Аерым илләрдә айны билгеләү: Әмма Бангладеш, Һиндстан һәм Пакистан кебек берничә ил айны күзәтү буенча үз комитетлары карарларына таяна. Бу илләр, шәригать кушканча, яңа айны үз күзләре белән күрүгә нигезләнә. Географик урнашуның һәм айны билгеләү ысулларының төрле булуы сәбәпле, Зөлхиҗҗә аеның башлануы һәм бәйрәм датасы Согуд Гарәбстанында кабул ителгәннән аерылырга мөмкин[27].
Россия өчен рәсми даталар (мөселманнарның Диния нәзарәте методологиясе буенча):
| Ел | Григориан календаре буенча дата |
|---|---|
| 2025 | 6 июнь[28] |
| 2026 | 27 май[29] |
| 2027 | 16 май |
Ислам традициясендә яңа тәүлек кояш баю белән башлана, шуңа күрә төп тантаналар күрсәтелгән дата алдыннан килгән кичкә туры килә.
Бәйрәмнең таралышы һәм статусы
Бәйрәмнең дөньядагы урыны
Якын Көнчыгыш, Африка, Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләрендә, шулай ук Босния һәм Герцеговина, Албания кебек Европа илләрендә Корбан бәйрәме дәүләт бәйрәме санала. Бу очракта ял көннәренең дәвамлылыгы төрле булырга мөмкин.
| Ел | Дәвамлылык | Илләр |
|---|---|---|
| 2026 | Бер көн | Гана[30] |
| Нигерия[31] | ||
| Уганда | ||
| 5-6 көн | БГӘ (3 көн), Согуд Гарәбстаны (4 көн), Катар (5 көн) | |
| 5 көн | Төркия[32] |
Бәйрәмнең дәвамлылыгын ел саен тиешле илләрнең дәүләт органнары, календарьдагы урынын һәм атна көнен исәпкә алып, билгели.
Бәйрәмнең Россиядә һәм советтан соңгы киңлегендәге статусы
Ел саен Россиянең мөселманнар тупланып яшәгән берничә республикасында хакимият Корбан бәйрәмен рәсми ял көне итеп билгели. Алар түбәндәгеләр:
- Адыгея[33];
- Башкортстан[34];
- Дагстан[33];
- Ингушетия[33];
- Кабарда-Балкария[33];
- Карачай-Черкес Республикасы[33];
- Татарстан[35];
- Чечня[36];
- Кырым[37].
Азәрбайҗанда[38], Үзбәкстанда[39] һәм Казакъстанда[40] да Корбан бәйрәме, Корбан хәет, Корбан-айт дип аталган бәйрәм дәүләт статусына ия, һәм аның беренче көне ял көне булып санала.
Татарстанда Корбан гаете
2026 елның 27 маенда Татарстан мөселманнары һәм республика дин тотучылары Корбан гаетен үткәрә. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтенең Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән расланган рәсми карары буенча билгеләп үтелә[41]. Бу көн — рәсми ял көне[42].
Традицияләр
Корбан гаетенең төп вакыйгасы — бәйрәм намазы. Ул Казанда 03:45 сәгатьтә[43], авыл мәчетләрендә кояш чыгып 30 минут үткәч башлана[44].
Иртәнге чаралар тәртибе түбәндәгечә[45]:
- 02:15 — иртәнге намаз;
- 03:15 — бәйрәм вәгазе;
- 03:45 — бәйрәм намазы (гает-намазы);
- 03:55 — гарәп телендә хөтбә, Коръән уку, дога кылу.
Корбан чалу йоласы бәйрәм намазыннан соң ук башлана. Аны бәйрәмнең өч көне дәвамында, 27, 28 һәм 29 майда, башкарырга рөхсәт ителә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб 100 000 сум күләмендә билгеләнә[45].
Бәйрәм вакытында Татарстан мәчетләрендә гадәттәгечә хәйрия акцияләре үткәрелә[46].
Искәрмәләр
- ↑ Гайд — 1) бәйрәм; 2) гает. Корбан — 1) корбан (Аллага якын булу өчен суелган хайван). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 68; 213.
- ↑ Гайд әзха — корбан гаете. Әзха — корбаннар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 68; 730.
- ↑ Муфтий рассказал, когда наступит Курбан-байрам (20260404T0457). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Мусульманские праздники в 2026 году. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Аяты Корана и хадисы о мусульманских ритуалах (рус.). gaile-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Курбан-байрам: как отмечают мусульманский «праздник жертвы». 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Talal Itani. Quran 37:102 in Russian русский Compare Multiple Translations as-Saffat 102.
- ↑ Что такое Ид-аль Адха? АиФ (6 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Что значит праздник Курбан-байрам 2018: история, традиции. РИА Томск (21 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Курбан айт: Праздник добра и милосердия (2024-06-12). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Датировка путешествия Афанасия Никитина за три моря: новый взгляд. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Курбан-байрам. Проповедь Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в Московской Соборной мечети (рус.). www.muslim.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ 1 2 Аляутдинов Ш.
- ↑ Жертвоприношение (Курбан). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Курбан-байрам-2022: что необходимо знать. Sputnik Узбекистан (9 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Сегодня - день стояние (ВАКУФ) в долине Арафат. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Сахих аль-Бухари Иснад. isnad.link. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Паломники простились с Каабой. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Хутба (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ umma.ru - Достоверно об Исламе. Время намаза (ингл.). umma.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Курбан-байрам: как выбирают животных для жертвоприношения. Инфографика. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Каким критериям должно отвечать жертвенное животное?. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Муфтий Камиль хазрат Самигуллин: «Третью часть мяса жертвенных животных необходимо отдавать бедным». 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Курбан-байрам 2026: что такое курбан, как правильно совершать жертвоприношение и кому оно обязательно (ингл.). umma.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ ас-Суюти Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр [Малый сборник]. — Бейрут: аль-Кутуб аль-‘ильмийя, 1990. — С. 316.
- ↑ Document (ингл.). www.gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Астрономы ОАЭ, Катара и Пакистана определились с датой Курбан-байрама (рус.). islamnews.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Богословское заключение № 3/25 Праздник жертвоприношения “Курбан-байрам 2025” - Совет улемов ЦРО ДУМ РФ (2025-05-27). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Богословское заключение № 2/26 Праздник жертвоприношения “Курбан-байрам 2026” - Совет улемов ЦРО ДУМ РФ (2026-05-12). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Embassy of Ghana Ethiopia, Ghana Embassy Addis Ababa, Ethiopia, Ghanaian Embassy Ethiopia - Public Holidays [неопр.]. Morocco Consulate. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Public Holidays – High Commission of the Federal Republic of Nigeria [неопр.]. nigeriahcottawa.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Отдохнуть по-турецки: самые главные праздники страны (2025-04-12). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 5 Мусульмане СКФО начали отмечать праздник Курбан-Байрам. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026. Архивировано из оригинала 10 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Майские выходные 2026 года в Башкортостане (рус.). Министерство семьи, труда и социальной защиты населения Республики Башкортостан (15 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2026.
- ↑ В Татарстане мусульмане празднуют Курбан-байрам. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026. Архивировано 7 июнь 2013 года.
- ↑ В Чечне 27, 28 и 29 мая объявлены нерабочими днями в связи с празднованием Курбан-Байрама. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Производственный календарь на 2017 год (Республика Крым). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026. Архивировано 1 сентябрь 2017 года.
- ↑ Сеймургызы, Гюляр. Кабинет министров утвердил даты праздников Новруз, Рамазан и Гурбан в 2026 году (2025-12-02). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Курбан-Хайит в Узбекистане 2026: какого числа, традиции и обычаи, выходные дни (рус.). rahmat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Петров, Андрей. В ДУМК Казахстана утвердили даты основных мусульманских праздников. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан от 17.01.2026 N 17 — Редакция от 17.01.2026 — Контур.Норматив (рус.). normativ.kontur.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Майские праздники-2026: как отдыхают жители Татарстана (2026-04-22). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Гает-намаз на Курбан-байрам в мечетях Казани начнется в 03:45. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ В «Татмедиа» обсудили подготовку к Курбан-байраму в Татарстане (2026-05-18). 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Корбан бәйрәме – 2026. 19 май 2026 тикшерелде.
- ↑ ДУМ Татарстана установил даты праздников на 2026 год. 19 май 2026 тикшерелде.
Әдәбият
- Пиотровский М. Б. Ирахим // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 87-88. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
- Крещение Господне — Ласточковые. — М., 2010. — С. 382. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 16). — ISBN 978-5-85270-347-7.
- Курбан-байрам // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Сылтамалар
- Шамиль Аляутдинов. Курбан-байрам (Ид аль-Адха). Ответы на вопросы о Курбан-байраме (рус.). «Umma.Ru» (16 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.